Зәйдә Җиңүнең 74 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

9 майда «Энергия» стадионында шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре һәм предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Эстафета ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А. В. Чапков катнашты. Гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын – 4нче мәктәп, 2 урын – Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, 3 урын – 7 нче мәктәп командасы. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын – Зәй ГРЭСы, 2 урын – 4 нче һәм 7 нче урта мәктәп, 3 урын – Зәй политехника көллияте командасы булды. Бүләкләү тантанасында шулай ук уку елы дәвамында үткәрелгән гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары командалары арасында баскетбол буенча шәһәр Кубогы җиңүчеләренә һәм призерларына кубоклар тапшырылды: 1 урын – 7 нче мәктәп , 2 урын - Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, 3 урын – 1 нче мәктәп командасы.  Ярышларда барлыгы 7 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 9 шәһәр предприятиесе һәм учреждениеләре командалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International