ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе
«Кояшкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре иң кечкенәләр төркеме балалары белән ишегалдына чәчәкләрне күзәтергә чыкты.
2019 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең консультация пункты белгечләре тарафыннан, балалар киеме һәм аяк киеме, уенчыклары, мәктәп формасының сыйфаты һәм балалар ялының иминлеге мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештырылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча, сез эш көннәрендә 08:00 - 12:00, 13:00 - 17:00 кайнар линия телефоннары буенча консультация ала аласыз. Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенең телефоны: 8 800 555 49 43, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФФБУЗның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында консультация пунктының телефоны: (88553) 45-20-72, Зәй районында "Кайнар линия” телефоны:7-22-09, консультация бирү вакыты: 8.00 дән 17.00 гә кадәр дәвам итә.

19 -22 май көннәрендә Сарсаз - Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучыларының хәрби-кыр җыеннары узды. Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Н.А. Алчина, Татарстан Республикасы Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф.Әгъләмҗанов, Татарстан Республикасы ДОСААФ РОО Зәй муниципаль районы Советы рәисе Н.Ф. Глухов катнашты. 3 көн дәвамында 76 унынчы сыйныф укучысы хәзерге хәрби бүлек яши торган шартларда армия хезмәте нигезләрен өйрәнделәр. Җыенда катнашучылар арасыннан өч взвод булдырылды. Балалар махсус палаткаларда яшәделәр, солдат ашханәсендә тукландылар, хәрби эшнең нигезләрен өйрәнделәр. Бер сүз белән әйткәндә, укучыларның ата-аналардан, мәктәпләрдән һәм гадәти мәнфәгатьләрдән еракта өйрәнгәннәре- барысыда берничә елдан Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткәндә кирәк булачак. 22 майда хәрби-кыр җыеннарын тантаналы ябу булды. Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча иң яхшылары ачыкланды һәм ДОСААФ, мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләнде.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе
Иске Зәйнең Яшьләр үзәге базасында "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан үзәк карамагындагы 10 ата - ана өчен тренинг үткәрелде. Әлеге чараның максаты һәм бурычлары: үзара мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешү, катнашучыларны берләштерү һәм кәефләрен яхшырту.

22 нче майда Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшләүчеләр җәйге сезонга мәктәп чәчәк түтәлләрен тагында баеттылар. Чәчәкләр мәктәп яны мәйданчыкларын бизәп кенә калмый, аларның файдалы яклары да күп. Шулай ук, таш, су, үлән, скульптура, газоннар белән бергә тулы бер чәчәк композицияләрендә булдырырга мөмкин.

Халыкара гаилә көне уңаеннан С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә “Барысы да гаиләдән башлана” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте. Чарада “Тәрбиягә бала алган әти- әниләр” клубы һәм опека бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Алып баручылар О.Н Руди һәм Г.В. Лаврентьева гаиләнең йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге, дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын булуын аңлаттылар.
“Урман әкияте” балалар бакчасында шөгылләр вакытында тәрбиячеләр балаларга үсемлекләрнең дә тере җан ияләре булуын аңлаталар. Алар да сулый, су эчә, үсә.
Әлеге акциянең максаты һәркемгә аңлаешлы: балалар бакчасы территориясен һәм бинасын чиста, төзекләндерелгән һәм яшәү өчен күңелле итү. Санитар көнне территорияне җыештыруда хезмәткәрләр генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнаша. Алар хәзер чәчәк түтәлләренә су сибү һәм аларны тәртипкә китерү эшләрен башкаралар.

21
май, 2019 ел
сишәмбе
2019 нчы елның 20 нче маенда Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды, анда 2 кешенең бизнес-планнары каралды.Фоторәсемнәр өлкәсендә эшчәнлек һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтү буенча үз эшен оештырырга теләгән 2 эшсез кеше үз бизнес-планнарын яклады. Эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәү өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.
21 майда Зәй муниципаль районы мөселманнары район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов инициативасы белән бишенче ел рәттән үткәрелә торган ифтар мәҗлесенә җыелды. Мөселманнарга сәламләү сүзләре белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, ТР мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район имам - мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин мөрәҗәгать итте. Район ифтары 200 дән артык кешене берләштерде. Чара ахырында барлык кунакларны да үзара аралашу өчен әзерләнгән өстәлләр көтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International