19 -22 май көннәрендә Сарсаз - Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучыларының хәрби-кыр җыеннары узды. Ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Н.А. Алчина, Татарстан Республикасы Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф.Әгъләмҗанов, Татарстан Республикасы ДОСААФ РОО Зәй муниципаль районы Советы рәисе Н.Ф. Глухов катнашты. 3 көн дәвамында 76 унынчы сыйныф укучысы хәзерге хәрби бүлек яши торган шартларда армия хезмәте нигезләрен өйрәнделәр. Җыенда катнашучылар арасыннан өч взвод булдырылды. Балалар махсус палаткаларда яшәделәр, солдат ашханәсендә тукландылар, хәрби эшнең нигезләрен өйрәнделәр. Бер сүз белән әйткәндә, укучыларның ата-аналардан, мәктәпләрдән һәм гадәти мәнфәгатьләрдән еракта өйрәнгәннәре- барысыда берничә елдан Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткәндә кирәк булачак. 22 майда хәрби-кыр җыеннарын тантаналы ябу булды. Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча иң яхшылары ачыкланды һәм ДОСААФ, мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләнде.