ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга
"Калдыклардан азат" дигән акция кысаларында мәктәптә экологик дәрес узды. Дәреснең максаты-балаларны калдыклар белән эш итәргә , табигатьттә үз-үзеңне тотарга өйрәтү, шулай ук чүпләрне сортларга бүлү ни өчен кирәк булуын һәм каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүнең дөньяда нинди ысуллары кулланылуын аңлату. Башлангыч сыйныф укучылары «Табигатьне саклагыз! " дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Акциядә барлыгы мәктәпнең 58 укучысы катнашты.

Мәктәпкә акцияне үткәрү өчен " Зәй урман хуҗалыгы "ДБУ директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Э.А. Гущин чакырылган иде. Эдуард Анатольевич балаларга урман хуҗалыгының эше, 2020 елга куелган планнар, оешма хезмәткәрләренең урман янгыннарын булдырмау буенча башкарылган эшләре турында сөйләде. Шулай ук, укучыларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде һәм мәктәпкә еллык чыршы һәм нарат үсентеләре бүләк итте. 23 майда «ОМОН» мәктәп экологик отрядында катнашучылар мәктәп участогында агач утырттылар.

Авыл мәктәпләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру максатыннан, Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге мобиль офисы Кадер һәм Түбән Биш мәктәпләрендә булды.
23 май көнне Казанның IT-паркында «IT-чемпион» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурс ике ел үткәрелә, анда ике ел эчендә 363 мең укучы катнашты, алар 450 меңнән артык татарстанлыны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы белән эшләргә өйрәткән. Быел «Иң актив мәктәп» номинациясендә Татарстан мәктәпләренең 94 проценты катнашты. «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә җиңүчеләр арасында Зәй укучылары да бар.

23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Ел саен яз көне “Кояшкай” балалар бакчасының уен мәйданчыкларында эш кайный. Менә әле дә беренче кечкенәләр төркеменең әти-әниләре тәрбиячеләренә ярдәм итеп, мәданчыкны бизәүдә катнаштылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешманың “Иң яхшы архив" конкурсы оештырылды. Конкурсны үткәрүнең төп максатлары булып коммерцияле булмаган оешмаларның – Татарстан Республикасы дәүләт, муниципаль архивларының алдынгы архив тәҗрибәсен тарату, Россия Федерациясе архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү тора. Грантлар субсидияләр рәвешендә бирелә. Зәй районыннан бу конкурста катнашырга Урсай һәм Төги авыл җирлекләре теләк белдерделәр һәм анда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. 2019 елның 22 маенда конкурста катнашучылар эшен, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыннан килгән комиссия карады.

Яз – табигатьнең иң матур чорыдыр ул! Язгы матурлыкны адым саен очратырга мөмкин, үсемлекләрме ул, хайваннармы, кошлармы, хәтта бөҗәкләр дә бу вакытта үзенә күрә башка төрле матур! Һәрберсе нидер эшли, нәрсә беләндер мәшгуль. “Шатлык ” балалар бакчасында тәрбиячеләр белән балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәләр. Әлбәттә, алар һәрвакыттагыча эзләнүдә.
Җылы көннәр урнашу һәм дача сезоны башлану белән республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм дачада торучылар өчен тере тавык, каз, үрдәк чебешләре сату активлашты. Алар махсус билгеләнгән урыннарда да, шулай ук рөхсәт бирелмәгән урыннарда да сатыла. Еш кына шундый хәлләрне дә күрергә була, кош-корт төялгән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчеп йөри. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасындагы 6 районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош гриппы очраклары теркәлгән иде. Кош гриппы таралуын булдырмас өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсе белән берлектә кош-корт сатуны бары тик махсус билгеләнгән урыннарда һәм ветеринария кәгазьләре булганда гына сатуны оештыру чараларын күрә. Муниципаль районнар башлыкларына бу мәсьәләгә аерым игътибар итәргә, урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участковыйларны, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын җәлеп итәргә тәкъдим ителде. Министрлык Татарстан халкына чебешләрне бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына алырга, шулай ук ветеринария документлары булуга игътибар итәргә куша.
Ике көн, 23-24 май көннәрендә кунакчыл Зәй җирендә "Челтәр компаниясе" ААҖ ветераннарының социаль масштабы һәм саны буенча зур форумы уза. Ул үз эченә ветеран-энергетикларның хисап-сайлау конференциясен, династияләр слетын алган.

Китап укуга кызыксыну уяту максатыннан, С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә “Уңышлы кеше тормышында китап укуның, китапханәнең роле” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрде. Чарада шәһәребезнең 4 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары һәм «Көчәнеш астында эшләү үзәге” директоры Алмаз Галимов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International