"Урман әкияте" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үсемлекләрне карарга өйрәнә

2019 елның 22 мае, чәршәмбе
“Урман әкияте” балалар бакчасында шөгылләр вакытында тәрбиячеләр балаларга үсемлекләрнең дә тере җан ияләре булуын аңлаталар. Алар да сулый, су эчә, үсә. Шуңа күрә, тәрбияче җитәкчелегендә балалар үз төркемендә үсемлекләр карарга өйрәнәләр. Алар чәчәкләргә су сибәләр һәм юеш чүпрәк белән яфракларын сөртәләр. Табигать почмагында нәниләр суган һәм укроп орлыгы утырттылар, хәзер шуларның үсүен күзәтәләр, су сибәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International