ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2019 ел
сишәмбе

20 май көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы Р.Г.Кәримов җиңүчеләргә Россия чаңгы узышлары федерациясе бүләкләрен тапшырды һәм "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ директоры итеп билгеләнгән Р. Р. Мөхәммәдиев белән таныштырды. Киңәшмәдә  көн тәртибе буенча  5 сорау каралды: районда атна дәвамында оператив хәл, авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат, 2019 нчы елда  балаларның һәм яшүсмерләрнең  җәйге ялын оештыру,  якынча тавыш бирүләргә әзерлек. Киңәшмәдә Зәй шәһәренең 38 нче бер мандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен, кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү кандидаты Николай Валерьевич Нефедов катнашты һәм үзе турында мәгълүмат белән таныштырды. Шулай ук санитар-экологик икеайлык үткәрү, янгыннарны профилактикалау һәм авыл җирлекләрендә газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында, «Техно заводы» ҖЧҖ предприятиесендә экологик хәл турында, 2019 елда спутник телевидениесе сигналын кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыруга (монтажлау, көйләү) чыгымнарын компенсацияләү турында, Агросәнәгать паркы эше турында контроль мәсьәләләр тыңланды. Киңәшмәгә район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

Буген безнең балалар бакчасында «Беренче чәчәкләр» темасына экологик шөгыль узды.Бу чаранын максаты балаларны беренче чәчәкләр белэн таныштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбиләу тора.
Шөгыль барышында без беренче чәчәкләр белэн таныштык. Аларнын матурлыгын ,файдасын өйрәндек.
Чәчәкләрне сакларга кирәк-алар табигатьнең бизәге!

21 май көнне муниципаль район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов 6 нчы мәктәп, «Салават күпере», «Энҗе», «Урман әкияте» балалар бакчаларында булды. Эш сәфәре барышында мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре район башлыгын укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Балалар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре логопед төркемендә алып барылучы дәресләр, әзерлек төркеменең чыгарылыш кичәсе репетициясен күрсәттеләр. Разиф Гали улы Кәримов спорт мәйданчыгы, балалар бакчаларының музыка заллары эше белән танышты, «Энҗе» балалар бакчасы бассейнында үткәреләчәк ремонт эшләре турында фикер алышты. Район башлыгы шулай ук 6 нчы мәктәпнең ашханәсендә булды, меню буенча укучыларның төшке ашын карады.

21 май көнне ипподромда һәм Ринат Фәрдиев исемендәге паркта район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, предприятие, учреждение җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында «Сабантуй» милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмәләр узды. Утырышта Сабантуйны үткәрү өчен мәйданчыкларны төзекләндерү һәм тәртипкә китерү, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын формалаштыру мәсьәләләре каралды. Быел традиция буенча бәйрәм шулай ук 8 июньдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында  узачак. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Зәй Сабантуе гадәттәгечә югары дәрәҗәдә узарга тиеш. 7 июнь көнне Сабантуй бәйрәме алдыннан объектларның бәйрәмгә әзерлеге кабул ителәчәк.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе
2007 елдан «Сәләтле укытучы-сәләтле укучы» дип исемләнгән Зәй муниципаль районы башлыгы гранты гамәлгә куелды. 2019 елның 20 маенда район башлыгы грантына 2018-2019 уку елының нәтиҗәләре буенча мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында 27 җиңүче, призер һәм әлеге укучыларны әзерләгән 26 педагог лаек булды. 2010 елдан башлап Зәй муниципаль районында Ринат Фәрдиев исемендәге ел саен бирелә торган махсус премия гамәлгә куелды, ул белем бирү оешмасының укуда югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы укучысына бирелә. Быел премия алу өчен сертификат Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Җиһаншина Алинәгә тапшырылды. 2018-2019 уку елында олимпиада хәрәкәтендә катнашуның югары нәтиҗәлелеге өчен күчмә кубок 7 нче мәктәп директоры Биканов Игорь Александровичка тапшырылды. Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм чәчәкләр тапшырды.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә, Зәй муниципаль районы Советының кырык дүртенче утырышы һәм өченче чакырылыш Зәй шәһәре Советының утыз сигезенче уртак утырышы узды. Зәй муниципаль районы Советының «2019 ел, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджеты турында» 2018 елның 3 декабрендәге 355 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының «2019 ел, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Зәй шәһәре бюджеты турында» 2018 елның 3 декабрендәге 133 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында" һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. Көн тәртибендәге барлык сораулар буенча Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе П. А. Байрашев чыгыш ясады. Уртак утырышка район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

2007 елдан «Сәләтле укытучы-сәләтле укучы» дип исемләнгән Зәй муниципаль районы башлыгы гранты гамәлгә куелды. 2019 елның 20 маенда район башлыгы грантына 2018-2019 уку елының нәтиҗәләре буенча мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында 27 җиңүче, призер һәм әлеге укучыларны әзерләгән 26 педагог лаек булды.

18 май көнне "Энергия " стадионында авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек – 2019» Спартакиадасы исәбенә җиңел атлетика буенча шәхси – команда беренчелеге узды. Ярышта Аксар, Баграж, Түбән Биш, Гүлькин, Бигеш, Югары Шепкә, Поповка, Поручик, Сәвәләй, Якты Күл, Чыбыклы авыл җирлекләре катнашты. Нәтиҗәләр: 800 метрлы дистанциядә, хатын-кызлар арасында -1 урын - Утяганова Анастасия (Баграж авыл җирлеге), 2 урын - Бутакова Гүзәл (Баграж авыл җирлеге), 3 урын-Соколова Татьяна (Поручик авыл җирлеге). 1500 метрлы дистанциядә, ир – атлар арасында -1 урын – Коронов Петр (Баграж авыл җирлеге), 2 урын-Шәйдуллин Әлфис (Поручик авыл җирлеге), 3 урын-Коронов Максим (Баграж авыл җирлеге). Катнаш эстафетада 4х400 метрлы дистанциядә (2 хатын-кыз +2 ир-ат)-1 урын-Баграж авыл җирлеге, 2 урын-Сәвәләй авыл җирлеге, 3 урын - Чыбыклы авыл җирлеге. Гомумкоманда урыннары: 1 урын-Баграж авыл җирлеге, 2 урын - Сәвәләй авыл җирлеге, 3 урын - Поручик авыл җирлеге алды.

17-19 май көннәрендә Берлинда киокусинкай буенча Европа беренчелеге үтте. Бу ярышларда тренерлар Владимир һәм Алексей Ревинда тәрбияләнүче Валерий Селиверстов һәм Виталий Бочкарев 3 нче урынны яуладылар.

Һәр учреждениенең территориясе-аның үзенә күрә визит карточкасы. Балалар бакчасы территориясенә аяк баскан һәр кеше аның торышына игътибар итә һәм шуннан чыгып бәяләп, биредә эшләүче кешеләр турында фикер йөртә. « Аленка» балалар бакчасының төзекләндерелгән мәйданчыгын- аның көзгесе дияргә була. Биредә эшләүчеләрнең төп бурычы балалар бакчасы мәйданчыгы торышын тагында яхшырту, аның җәлеп итә торган шәхси стилен булдыру, төзекләндерү эшләренә балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә биредә тәрбияләнүче балаларның гаиләләрендә дә бу эшкә кызыксыну уяту. Бердәм эш яхшы нәтиҗәләрен тиз күрсәтер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International