Үзәк китапханәдә “Барысы да гаиләдән башлана” дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә узды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе
Халыкара гаилә көне уңаеннан С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә “Барысы да гаиләдән башлана” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте. Чарада “Тәрбиягә бала алган әти- әниләр” клубы һәм опека бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Алып баручылар О.Н Руди һәм Г.В. Лаврентьева гаиләнең йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге, дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын булуын аңлаттылар. Чарада шулай ук гаиләгә багышланган мәкальләр, табышмаклар әйтелде, җырлар җырланды, төрле конкурслар оештырылды. Кичәнең кульминацион ноктасы булып “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү бәйгесе булды. Шулай ук биредә “Иң мөһиме – гаилә” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International