ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Зәй политехник колледжы студентлары тарих дәресендә «Нюрнберг трибуналы һәм хәрби җинаятьчеләр Токио процессы» темасына һөнәри юнәлешле семинарда катнаштылар.
Республикада 2024-2025 елларның кышкы-язгы чорында атмосферада һава температурасының нормадан югары булуы, ягъни җылы һава торышы саклануы күзәтелә, бу вируслы энцефалит таратучы талпаннарның тереклек эшчәнлеге шартларына йогынты ясарга мөмкин.
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Әлмәт филиалы Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында, 24 - 28.03. 2025 елга кадәр Зәй районы һәм Зәй шәһәре халкына мәгълүмат җиткерү максатында «Кайнар линия» үткәрә.
20 март көнне Зәй муниципаль районының 7нче мәктәбе базасында урта гомуми белем мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Зәй муниципаль районында Хәтер һәм дан елына багышланган муниципаль строй һәм җыр смотры узды.
22 мартта Яшел Үзән шәһәрендә тхэквондо буенча Яшел Үзән муниципаль районы беренчелеге узды.
18-23 март көннәрендә Кирово-Чепецк шәһәрендә 19-20 яшьлек яшүсмерләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды.

22
март, 2025 ел
шимбә
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан 58 яшьлек Нурбәков Рәсүл Абдулла улы белән хушлашты. Рядовой Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булган.

21
март, 2025 ел
җомга
Унберенче ел ул район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы буенча мөхтәсибәт белән берлектә уздырыла. Ифтар мәҗлесе янәдән мөселман активын, Зәй имамнарын, мәчетләргә йөрүчеләрне, җитәкчеләрне бер өстәл артына җыйды. Рамазан аенда ураза тотучы диндәшләренең шатлыгын уртаклашырга дини мәсьәләләр буенча куратор – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт - конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин килде. Аның визиты чараның әһәмиятен һәм республика җитәкчелеге тарафыннан дини инициативаларга ярдәм итүне ассызыклады.
21 мартта Зәй районына эш визиты белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова килде. Районга визиты барышында министр район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, социаль блок җитәкчеләре белән очрашты, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында эш визиты белән шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды. Атна башында Разиф Гали улы «Техно заводы» ҖЧҖ директоры Андрей Мамонтов белән очрашкан иде, бүген «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды, анда Кирилл Катышев белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International