Район башлыгы эшмәкәрлек бергәлеге белән очрашты

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улының район эшмәкәрлек бергәлеге белән очрашуы булды. Разиф Гали улы сәламләү сүзе белән район эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итте, районда кече һәм урта бизнес субъектлары үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте. Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында АНО кластер үсеше үзәге ИННОКАМ аерым бүлекчәсе җитәкчесе Конычева Екатерина Сергеевна чыгыш ясады. Зәй муниципаль районы буенча эшкуарлар хокукларын яклау буенча җәмәгать вәкиле Тихонова Лилия Алексеевна бизнес вәкилләренең актуаль мәсьәләләрен, перспективалы үсеш планнарын җиткерде. «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУнең Зәй районы буенча идарәсе башлыгы Андреева Екатерина Валерьевна эш бирүчеләрне дәүләт ярдәменең яңа чаралары белән таныштырды. Үсеш планнары, резидентларны җәлеп итү турында «Прогресс» сәнәгать паркы идарәчесе Рәхмәтуллин Ленар Радик улы сөйләде. Очрашу ахырында эшкуарлык эшчәнлеге өчен бүләкләү һәм куелган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International