ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе
11 июньнән 27 июньгә кадәр «Энергия» стадионының пляж волейболы өчен спорт мәйданчыгында предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында пляж волейболы буенча «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә беренчелек уеннары узды.
28-30 июнь көннәрендә Чиләбе шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды.

28
июнь, 2019 ел
җомга
28 июньдә Зәй -2 микрорайонында капиталь ремонттан соң Яшьләр үзәген ачу тантанасы булды. Тантанада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор, «Главгосэкспертиза России» ФАУ Казан филиалы җитәкчесе Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов катнашты.

Бүген Зәй политехник колледжында һөнәри уку йортын тәмамлаучы 134 студентка тантаналы төстә дипломнар тапшыру чарасы узды. Алар арасыннан 9ы - кызыл дипломга дәгъва кыла. «Гомумән, без Зәебездә менә шундый дәрәҗәле колледж булу белән горурланабыз. Биредән елдан-ел киң эрудицияле, илебез өчен мөһим булган эшче һөнәрләре осталары чыга. Барыгызга да алга таба тормышта үз урыныгызны табып, хезмәтегездән тәм табып эшләвегезне телим. Кайда гына булсагыз да, Зәйдән икәнлегегезне онытмыйча, сезнең белән горурланучы якташларыгыз булуы турында истә тотыгыз», - диде район башлыгы Разиф Кәримов, яшь белгечләргә мөрәҗәгать итеп. Политехник колледжны быел төрле һөнәрләрне берләштергән 7 төркем тәмамлый. Алар арасында пешекче-кондитерлар, авыл хуҗалыгы тармагы тракторист-машинистлары, электр җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү буенча электр монтерлары, эретеп ябыштыручылар, сәнәгать тармагы җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм монтажлаучылар, автомобиль транспортын төзекләндерү, техник хезмәт күрсәтүчеләр, электр җиһазларына техник хезмәт күрсәтүчеләр бар. Шунысы аеруча куанычлы, әлеге чыгарылыш дүрт ел дәвамында колледжда уку чорында шәһәр тормышында, төрле дәрәҗәле һөнәр бәйгеләрендә актив катнашып, югары уңышларга ирешү белән билгеләнде. Араларында 9ы РФ хөкүмәте стипендиаты булдылар. Гомумән, колледжны тәмамлаучыларның һәрберсе киләчәккә зур планнар белән яна. 16сы югары уку йортларына керергә, 53е Зәйдә төпләнеп калып, шәһәр оешма-предприятиеләренә килергә, 12есе башка шәһәрләргә китеп эшкә урнашырга йөз тота, 61е 2019 елның җәй-көз айларында армия сафларында хезмәт итәргә  җыена.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү турында» Россия Федерациясе законнары нигезендә кулланыла. Авыл хуҗалыгы үсемлекләрен эшкәртү өчен пестицидлар кулланучы гражданнар һәм юридик затлар, шундый эшкәртү башланыр алдыннан өч көннән дә соңга калмыйча, шәхсән үзләре язма рәвештә яисә массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкны, ветеринария хезмәтен, эшкәртү урыныннан кимендә 7 км радиуста урнашкан умарталыклары булган гражданнарны һәм юридик затларны бу хакта кисәтергә тиешләр. Шунда ук авыл хуҗалыгы һәм урман үсемлекләрен эшкәртү датасы, кулланылучы пестицидларның агулылык дәрәҗәсе дә күрсәтелә. Монда умартачыларның һәм агрономнарның үзара хезммәттәшлеге кирәк була. Һәр төр пестицидның инструкциясендә экологик регламент язылган, аны игътибар белән өйрәнергә һәм үтәргә кирәк. Үз чиратында, умартачылардан шулай ук чәчүлекләрне химик эшкәртү турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан белдерүләргә игътибарлырак булуларын, тискәре нәтиҗәләр булмасын өчен кирәкле чаралар күрүләрен сорыйбыз.

Барлык объектларны, шул исәптән күп фатирлы йортларны этаплап капиталь ремонтлау барышы район башлыгы Р.Г. Кәримовның шәхси контролендә. Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгечләре белән берлектә, подрядчылар башкара торган эшләрнең срокларын, күләмен, технологияләрен һәм сыйфатын контрольдә тоту максатыннан, чираттагы 10 күпфатирлы йортны тикшерде. Эшче төркем Ленин урамындагы 26,28, 30, 32, 34, Рафыйков урамы 4, 6 ,Энергетиклар урамы,1, Ялчыгол урамы, 1, Тавлин урамы, 32 йортларындагы эш барышын карадылар, төп игътибар башкарылган эшләр сыйфатына юнәлдерелде. Подрядчы оешмалар җитәкчеләренә төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәү һәм хезмәтне саклау буенча күрсәтмәләр бирелде. Тулаем алганда, ремонт эшләре билгеләнгән вакытта алып барыла, дип ассызыкланды.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
2019 елның 3 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Зәй шәһәрендә Крупской урамы, 6 нчы йорт (киңәшмәләр залы) адресы буенча, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты А. Н. Хайруллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.
2 июль көнне 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә комиссия белгечләре катнашачак, аның составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау вәкилләре кергән. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге профконсультанты Ләйсән Бәһәветдинова компенсацияләү төрендәге “Тату гаилә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Мастер-градка сәяхәт” дип исемләнгән чара уздырды. Мәшгульлек хезмәте инспекторы баштан балаларга үзәкнең ниләр белән шөгыльләнүен аңлатты. Чараның төп өлеше викторина форматында узды. Ләйсән Бәһәветдинова балаларга ни сәбәпле эшләргә кирәклеген хакында сөйләгән, вакансия табуда мәшгульлек үзәге ничек ярдәм итә алуына багышланган мультфильмнар күрсәтте. Соңыннан бакчага йөрүчеләр һөнәрләр турындагы табышмакларны чиште. Моннан тыш, балалар киләчәктә кем булырга теләүләре һәм ни сәбәпле әлеге һөнәрне сайлаулары турында сөйләде. Чара ахырында барлык катнашучыларга һөнәрләр төшерелгән значок тапшырылды.

26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе
26 июнь көнне Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре «Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагеренда 1 нче отряд балалары өчен һөнәри юнәлеш буенча чара уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International