Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй-2 микрорайонында яңартылган Яшьләр үзәген ачу тантанасы узды
2019 елның 28 июне, җомга
28 июньдә Зәй -2 микрорайонында капиталь ремонттан соң Яшьләр үзәген ачу тантанасы булды. Тантанада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор, «Главгосэкспертиза России» ФАУ Казан филиалы җитәкчесе Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов катнашты. 2005 елда 500 дән артык бала яшәгән микрорайонда мондый типтагы учреждение беренче тапкыр барлыкка килгән иде һәм ул күптән көтелгән объект булды. 1975 елда төзелгән бинага капиталь ремонтны «Самур " ҖЧҖ подрядчы оешмасы кыска вакыт эчендә башкарып чыкты. Ремонт барышында су белән тәэмин итү, канализация, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылды, түбә, фасад һәм керү төркемнәре ремонтланды, бизәкләү эшләре башкарылды, тәрәзәләр, эчке ишекләр алыштырылды. Җирле бюджет хисабына территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды. Яшьләр үзәгенә капиталь ремонт эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарганы өчен «Самур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мастерлары Хәйруллина Валентина Николаевнага, Куралесов Евгений Валерьевичка Зәй муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты, балта остасы Гарифуллин Рәсим Нәгыйм улы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Үзәктә балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади потенциалын үстерү өчен барлык заманча шартлар да тудырылган.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Шефларнын кызу ярышы! Зәйдә «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына йомгак ясалды
Зәй политехник көллиятендә һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Конкурс «Пешекче, кондитер" һөнәре буенча ункөнлек кысаларында узды. Чараны оештыручылар-махсус фәннәр укытучылары һәм производство осталары: Иванова И.В., Иванова С. Г., Фәсхетдинова Е. Д., Андрианова С. Н. һәм Кырмагина С.Н. Конкурсның максатлары: тәрбияви-белем бирү эше һәм студентларны мәдәни-гигиеник тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыру; укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау, салкын ризыклар һәм закускалар әзерләүдә инициатива һәм фантазия күрсәтү.
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз