ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе
26 июнь көнне Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре «Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагеренда 1 нче отряд балалары өчен һөнәри юнәлеш буенча чара уздырды.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов 2019 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын йөреп чыкты, аларда эшләр бара инде. Аның белән бергә әлеге чарада җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Илнар Хафизов җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде. Объектларны карау барышында кисәтүләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график буенча алып барыла.
26 июнь көнне Үзәк китапханәдә Яшьләр көненә багышланган «Буын NEXT» дип аталган конкурс-уен программасы узды. «Яшь буын сәламәтлекне сайлый" - очрашуның девизы шундый булды. Нәкъ менә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау яшь буынның максаты булып тора.

Бүген Зәй муниципаль районы хакимияте бинасында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Зәй шәһәре Советының утыз тугызынчы утырышы узды. Депутатлар каравына 7 мәсьәлә чыгарылган иде. Мәгълүмат белән Зәй муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Шәйхиев Рәис Райф улы, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, район Советы гомуми бүлегенең кадрлар секторы мөдире Сергеева Марина Геннадей кызы  чыгыш ясады. Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Аның белән бергә сәфәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, «Агрокөч» АҖ төзелеш буенча белгечләре, подряд һәм субподрядчы оешма җитәкчеләре, район бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия ике елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталыкка ия, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аерым затлар һәм коллективларга бирелә. Аның соңгысы 2017 елда бирелде. Быелгы бүләккә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү бара.

25
июнь, 2019 ел
сишәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда гомумрайон чыгарылыш кичәсе узды. Быел Зәй районында урта белем турында 177 укучы аттестат алды, аларның 165- шәһәр, 12-авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар. Укудагы аерым уңышлары өчен 37 чыгарылыш сыйныф укучысы алтын медальгә лаек булды. Алар арасында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган татар гимназиясе укучысы Җиһаншина Алинә, 2нче мәктәп укучысы Романюк Диана, Сәвәләй мәктәбе укучысы Рыбак Дарья бар.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов һәм мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Н.А. Алчина катнашында 4нче мәктәп чыгарылыш укучыларына тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырылды.
25 июнь көнне хакимиятнең зур залында Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең №11 районара инспекциясе, «СКБ Контур» ПФ АҖ һәм кече бизнес субъектлары белән киңәшмә узды.
2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International