Зәйдә политехник колледжны тәмамлаучы студентлар диплом алды

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген Зәй политехник колледжында һөнәри уку йортын тәмамлаучы 134 студентка тантаналы төстә дипломнар тапшыру чарасы узды. Алар арасыннан 9ы - кызыл дипломга дәгъва кыла. «Гомумән, без Зәебездә менә шундый дәрәҗәле колледж булу белән горурланабыз. Биредән елдан-ел киң эрудицияле, илебез өчен мөһим булган эшче һөнәрләре осталары чыга. Барыгызга да алга таба тормышта үз урыныгызны табып, хезмәтегездән тәм табып эшләвегезне телим. Кайда гына булсагыз да, Зәйдән икәнлегегезне онытмыйча, сезнең белән горурланучы якташларыгыз булуы турында истә тотыгыз», - диде район башлыгы Разиф Кәримов, яшь белгечләргә мөрәҗәгать итеп. Политехник колледжны быел төрле һөнәрләрне берләштергән 7 төркем тәмамлый. Алар арасында пешекче-кондитерлар, авыл хуҗалыгы тармагы тракторист-машинистлары, электр җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү буенча электр монтерлары, эретеп ябыштыручылар, сәнәгать тармагы җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм монтажлаучылар, автомобиль транспортын төзекләндерү, техник хезмәт күрсәтүчеләр, электр җиһазларына техник хезмәт күрсәтүчеләр бар. Шунысы аеруча куанычлы, әлеге чыгарылыш дүрт ел дәвамында колледжда уку чорында шәһәр тормышында, төрле дәрәҗәле һөнәр бәйгеләрендә актив катнашып, югары уңышларга ирешү белән билгеләнде. Араларында 9ы РФ хөкүмәте стипендиаты булдылар. Гомумән, колледжны тәмамлаучыларның һәрберсе киләчәккә зур планнар белән яна. 16сы югары уку йортларына керергә, 53е Зәйдә төпләнеп калып, шәһәр оешма-предприятиеләренә килергә, 12есе башка шәһәрләргә китеп эшкә урнашырга йөз тота, 61е 2019 елның җәй-көз айларында армия сафларында хезмәт итәргә  җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International