Зәй районы балалар лагерендә һөнәри юнәлеш буенча чара узды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе
26 июнь көнне Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре «Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагеренда 1 нче отряд балалары өчен һөнәри юнәлеш буенча чара уздырды. "Һөнәрләр дөньясында» дип исемләнгән очрашу барышында белгечләр укучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге турында сөйләде, аерым алганда, эшче һөнәрләргә игътибар бирелде. Шулай ук балаларны хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр белән таныштырдылар, аларга киләчәктә нинди һөнәр сайлаулары турында хәзер уйларга киңәш бирделәр. Чара кысаларында балалар һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды, аның нәтиҗәләре буенча алар һөнәрнең кайсы тибы аларга якынрак булуын ачыклый алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International