Барлык объектларны, шул исәптән күп фатирлы йортларны этаплап капиталь ремонтлау барышы район башлыгы Р.Г. Кәримовның шәхси контролендә. Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белгечләре белән берлектә, подрядчылар башкара торган эшләрнең срокларын, күләмен, технологияләрен һәм сыйфатын контрольдә тоту максатыннан, чираттагы 10 күпфатирлы йортны тикшерде. Эшче төркем Ленин урамындагы 26,28, 30, 32, 34, Рафыйков урамы 4, 6 ,Энергетиклар урамы,1, Ялчыгол урамы, 1, Тавлин урамы, 32 йортларындагы эш барышын карадылар, төп игътибар башкарылган эшләр сыйфатына юнәлдерелде. Подрядчы оешмалар җитәкчеләренә төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәү һәм хезмәтне саклау буенча күрсәтмәләр бирелде. Тулаем алганда, ремонт эшләре билгеләнгән вакытта алып барыла, дип ассызыкланды.