Яңа Нәлим авылында «Кече авыл көне» узды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе
30 июнь көнне Яңа Налим авылында «Кече авыл көне» бәйрәме узды. Бәйрәм «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе автоклуб хезмәткәрләре һәм авыл активистлары көче белән оештырылды һәм үткәрелде. Сәламләү һәм котлау сүзләре белән бәйрәмне Поповка авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәбибуллин ачып җибәрде. Көн дәвамында концерт программасы, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар оештырылды, күчмә сәүдә нокталары эшләде. «Кече авыл көне» бәйрәменә республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче бик күп авылдашлар җыелган иде. Яңа Нәлим авылында туып-үскән РСФСРның атказанган төзүчесе Зәйтүнә Кашапова авылдашларын бәйрәм белән чын күңелдән котлады һәм җыелган халыкны үзенең кече Ватанын онытмаска чакырды. Һава торышының яңгырлы булуына карамастан, бәйрәм күңелле узды!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International