Зәйлеләр билбау көрәше буенча Россия чемпионатында
2019 елның 1 июле, дүшәмбе
27 июньнән 30 ына кадәр Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй районы спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар: +76 кг авырлык категориясендә Салихова Регина алтын медаль яулады, 76 кг авырлык категориясендә Бусова Екатерина көмеш, Романова Ольга бронза медаль яуладылар. Тренерлары- Салихов Р. Ф.