Яшьләр көне 29 июньдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркның икенче чиратында узды. Бәйрәм чаралары 17.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эше белән башланды. Биредә кунаклар дуслары һәм яшьтәшләре белән вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алдылар: күнегүләр, ярышларда катнаштылар, уеннар уйнадылар, бии һәм рәсем ясый алдылар, балалар өчен балалар шәһәрчеге эше оештырылды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше WorldSkills флагын тапшыру эстафетасыннан башланды. Районга WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатының Оештыру комитеты вәкилләре килде. Чемпионат флагын алга таба республиканың башка муниципаль берәмлекләренә тапшыру өчен Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов кабул итеп алды, шулай ук безнең район гербын WorldSkills Kazan 2019 флагына төшерделәр. Районның мәгариф, мәктәпкәчә учреждениеләре, Зәй политехника көллияте, район оешмалары һәм предприятиеләре тарафыннан оештырылган world skills мәйданчыгы эшенә зур игътибар бирелде. Аннан соң бәйрәмне тантаналы ачу, дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә белгечләр, талантлы яшьләр һәм яшьләр лидерларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды. Төп бәйрәм концертында шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары – «Созвездие – Йолдызлык 2019» фестивалендә катнашучылар һәм җиңүчеләр, республика конкурслары призерлары һәм лауреатлары катнашты. Аннары программа буенча яшь талантлы башкаручы Айгөл Рәхимова (Казан шәһәре) чыгыш ясады. Бәйрәм хедлайнеры Мәскәү шәһәренең популяр яшьләр башкаручы Эллаи булды, Яшьләр көне бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.