Зәй делегациясе Лаеш районында «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә

2019 елның 2 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында кыр форматындагы иң эре агротехнологик күргәзмә ачылды. Күргәзмә эшендә 3,5 меңнән артык агросәнәгать комплексы белгече катнашыр дип көтелә, алар арасында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе дә бар. Болар-Россельхозцентр филиалы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре. Иртәгә күргәзмә эшендә 18 кешедән торган терлекчеләр делегациясе катнашачак. Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү. Күргәзмә эшендә Россиянең 24 төбәгеннән, Татарстан һәм Белоруссиядән 167 компания катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International