ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2019 ел
җомга
20 июль көнне 18.00 сәгатьтә Якты Күл авылында «Казанская» бәйрәме узачак. Бу көнне туганнар бергә җыела, кунаклар килә, күңел ачулар, милли уеннар оештырыла, матур халык җырлары башкарыла. Чара учак янында җыелу белән тәмамлана. Бәйрәмнән соң урып-җыюга әзерлек эшләре башлана.
18 июльдә Т. Ялчыгол скверында китапханә хезмәткәрләре "Үз планетаңны Җир исеме белән сакла!" -дип аталган экологик сәяхәт оештырдылар. Бу чара балаларны планетаның бай үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру, үсеп килүче буында экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән уздырылды.
17 июль көнне Зәйдә дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен укыта башладылар. Мәгариф һәм мәдәният идарәләре, үзәкләштерелгән китапханә системасы, район мәдәният йорты, киноучреждение, “Яшьлек” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Зәй үзәк район хастаханәсенең 16 хезмәткәре “Логопед”, “Психолог” һәм “Бухгалтер” юнәлешләре буенча белемнәрен арттырачак.

18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе
18 июль көнне Аксар авылында яшәүче Борһанов Мисхәт Борһан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Акатьев В. Г., Аксар авыл җирлеге башлыгы Гильманов Ю. И. һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде.
Татарстанда кече хуҗалыклар уңышлы эшләп килә һәм алар кул эшен автоматлаштыруга таба юнәлеш алалар. Хәтта зур булмаган ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында саву аппаратлары кулланалар, терлекләрне ашатуның һәм эчертүнең автоном системаларын гамәлгә кертәләр. Мәсәлән, Биектау районында Латыйповлар хуҗалыгында бозауларны ашату өчен автомат системасы куелган. Система бозау муенындагы бирканы укый һәм сәгать саен үсеш өчен оптималь күләмдә азык биреп тора. Зәй районыннан Маракиннар гаиләсе кошчылык бинасындагы температураны дистанцион рәвештә мониторинглап тора.

17
июль, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген, 17 июльдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Нефедов Николай Валерьевич Зәй район электр челтәрләре һәм социаль яклау бүлеге хезмәт коллективлары белән очрашты.

17 июльдә район  башлыгы Кәримов Р.Г. авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булып, алардагы эш барышы белән танышты. Чарада агрофирма, зооветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агрокөч"АҖ җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Тикшерү "Зәй" товарлык комплексының “Югары Шепкә”, “Сәвәләй”, “Поручик”, “Чыбыклы” сөтчелек комплексларындагы эш торышы белән танышудан башланды.

 Җәйге каникулларны нәтиҗәле итеп уздыру. “Татэнерго” АҖ филиалы – Зәй дәүләт район электр станциясендә җыештыручы булып эшләүче балалар үз алдына шундый максат куйган.

Зәй муниципаль районында Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган «Мәдәният, яшьлек, Россия» яшьләр фестивале старт алды.
Суд карарын үз вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, бу карар белән танылган субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны, шулай ук мондый карар белән расланган Юридик бурычларны үтәүне гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International