Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

17 июльдә район башлыгы  Кәримов Р.Г. авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булып, алардагы эш барышы белән танышты. Чарада агрофирма, зооветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агрокөч"АҖ җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Тикшерү "Зәй" товарлык комплексының “Югары Шепкә”, “Сәвәләй”, “Поручик”, “Чыбыклы” сөтчелек комплексларындагы эш торышы белән танышудан башланды. Аннары чарада катнашучылар "Нива"ҖЧҖен карадылар. Соңыннан "Әхмәт", "Куш-Елга", "Дурт-Мунча","Бура - Киртә" сөт-товар фермасы терлекчелек объектларын карап чыктылар. Һәр сөт-товар комплексы һәм сөт-товар фермасы буенча, июнь аена һәм гомумән 2019 елның 1 яртыеллыгы эшенә анализ ясалды. Иң яхшы күрсәткечләр "Нива" ширкәтендә, барлык күрсәткечләр буенча бу агрофирмада уңай нәтиҗәләр күп. Сөт җитештерү тәүлегенә 14 мең тонна тәшкил итә. "Чыбыклы", "Әхмәт", "Куш-Елга" һәм "Бура Киртә" җитәкчеләренә якын арада булган кисәтүләрне бетерергә тәкъдим ителде. Шулай ук терлекчелек тармагында кайбер категория эшчеләргә хезмәт хакы түләүдәге үзгәрешләр дә бар. Якын арада машина белән сыер саву операторларына һәм "Куш-Елга" һәм "Дурт-Мунча"СТК белгечләренә түләнә торган хезмәт хакын яңадан карарга тәкъдим ителде. Район башлыгы мөгезле эре терлек һәм савым сыерларының баш санын киметмәү, шулай ук сөт җитештерүне узган ел дәрәҗәсенә карата 105% ка җиткерү, ит җитештерүне узган ел дәрәҗәсенә карата 105% ка җиткерү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International