Зәйдә "Үз планетаңны Җир исеме белән сакла!" -дип аталган экологик сәяхәт оештырдылар

2019 елның 19 июле, җомга
18 июльдә Т. Ялчыгол скверында китапханә хезмәткәрләре "Үз планетаңны Җир исеме белән сакла!" -дип аталган экологик сәяхәт оештырдылар. Бу чара балаларны планетаның бай үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру, үсеп килүче буында экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән уздырылды. Биредә алар өчен иллюстратив-китап күргәзмәседә оештырылган иде. Китапханә хезмәткәре Камалеева А. Р. балаларга табигатебезне саклауда кеше роленең мөһимлеге хакында сөйләде. Алга таба балалар 2 командага бүленеп, төрле исемдәге конкурсларда зур кызыксыну белән катнаштылар һәм көч сынаштылар. Уеннар музыка белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International