Зәй муниципаль районында «Мәдәният, яшьлек, Россия» яшьләр фестивале старт алды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе
Зәй муниципаль районында Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган «Мәдәният, яшьлек, Россия» яшьләр фестивале старт алды. Фестиваль яшьләрнең иҗади сәләтләрен активлаштыру, талантлы яшьләрне ачыклау, яшьләрдә иҗади активлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм мәдәни ял итү күнекмәләрен булдыру максатыннан үткәрелә. 2019 елның 16 июлендә Якты Күл авыл мәдәният йортының сәхнә мәйданчыгында "Мәдәният, яшьлек, Россия" яшьләр район фестивале узды. Конкурста Поручик, Чыбыклы, Сәвәләй,Якты Күл, Иске Карамалы авыл мәдәният учреждениеләренең яшьләр коллективлары катнашты. Командалар үзләренең осталыкларын төрле конкурсларда күрсәттеләр. Залда уңай атмосфера хөкем сөрде, көлү, шатлык һәм күңел ачу күп булды. Яраткан командалары өчен җан атарга килгән тамашачылар да къп булды. Шулай ук элегрәк үзләренең чыгышларын 3 нче июльдә Бигеш мәдәният йорты һәм Югары Пәнәче авыл клубы, 4 нче июльдә Югары Мәлем һәм Сармашбаш мәдәният йорты, 15 нче июльдә Яңа Спасс һәм Александр Бистәсе мәдәният йорты күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International