Бүген, 17 июльдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Нефедов Николай Валерьевич Зәй район электр челтәрләре һәм социаль яклау бүлеге хезмәт коллективлары белән очрашты.
«Бердәм Россия» партиясенең Зәй бер мандатлы 38 нче сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Нефедов Николай Валерьевич үзенең сайлау алды платформасы белән чыгыш ясады.
Ул кыскача гына үзенең биографиясе, хезмәт эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланган очракта, аңа эшләргә туры киләчәк бурычларга тукталды, сайлаучыларның наказларын тыңлады.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 2019 елның 8 сентябренә билгеләнгән.