ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Ленин урамы, 30, 31, Т. Ялчыгол урамы, 1, Җиңү Проспекты, 1/07, Нариман урамы, 23, Профсоюз урамы, 5, Яшьлек урамы, 1 йорт адреслары буенча урнашкан торак фондны капиталь ремонтлау объектларын карап чыкты.
22 июль көнне Крапивин Владимир Ивановичның 90 яшьлек юбилее. Юбилярны котларга район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Акатьев Валерий Григорьевич һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килгән иде.
Бүген Лаеш районында беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар. «Волжская» ҖЧҖ кырында комбайн «Скипетр» көзге бодаеның бер алымын урып карады.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге бала карау буенча отпускта булган һәм эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хатын-кызларга бушлай һөнәри белем алуны оештырды. 10 кеше “Смета эше” белем бирү программасы буенча курслар уза.

20 июльдә Энергия стадионы спорт мәйданчыгында авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча беренчелекнең 1 этабы узды. Ярышта авыл җирлекләреннән 9 команда катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча икенче этапка Кадер, Чыбыклы, Сәвәләй һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре командалары чыкты.

20 июль көнне 18.00 сәгатьтә Якты Күл авылы мәйданында «Казанская» бәйрәме узды. Бу көнне бәйрәмгә туганнар җыелды, кунаклар килде, халык җырлары башкарылды. Ә яшьләр күңел ачулар, милли уеннар оештырды, барлык теләүчеләр дә спорт ярышларында катнаша алды.

19
июль, 2019 ел
җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов белән берлектә шәһәрнең 9 объектында булдылар һәм ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.
20 июль көнне 18.00 сәгатьтә Якты Күл авылында «Казанская» бәйрәме узачак. Бу көнне туганнар бергә җыела, кунаклар килә, күңел ачулар, милли уеннар оештырыла, матур халык җырлары башкарыла. Чара учак янында җыелу белән тәмамлана. Бәйрәмнән соң урып-җыюга әзерлек эшләре башлана.
18 июльдә Т. Ялчыгол скверында китапханә хезмәткәрләре "Үз планетаңны Җир исеме белән сакла!" -дип аталган экологик сәяхәт оештырдылар. Бу чара балаларны планетаның бай үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру, үсеп килүче буында экологик культура һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән уздырылды.
17 июль көнне Зәйдә дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен укыта башладылар. Мәгариф һәм мәдәният идарәләре, үзәкләштерелгән китапханә системасы, район мәдәният йорты, киноучреждение, “Яшьлек” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Зәй үзәк район хастаханәсенең 16 хезмәткәре “Логопед”, “Психолог” һәм “Бухгалтер” юнәлешләре буенча белемнәрен арттырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International