Район Башкарма комитеты җитәкчесе торак фондны капиталь ремонтлау объектларын карап чыкты

2019 елның 22 июле, дүшәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Ленин урамы, 30, 31, Т. Ялчыгол урамы, 1, Җиңү Проспекты, 1/07, Нариман урамы, 23, Профсоюз урамы, 5, Яшьлек урамы, 1 йорт адреслары буенча урнашкан торак фондны капиталь ремонтлау объектларын карап чыкты. Анда шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов ремонт эшләре бара торган барлык объектларда булганда төзүчеләрнең, подрядчыларның игътибарын вакытында үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәү зарурлыгына юнәлтте. Ул барысы да югары сыйфатлы итеп башкарылырга тиешлеге хакында тагын бер кат ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International