Якты Күл авылында "Казанская-2019" бәйрәме үтте

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

20 июль көнне 18.00 сәгатьтә Якты Күл авылы мәйданында «Казанская-2019» бәйрәме узды. Бу көнне бәйрәмгә туганнар җыелды, кунаклар килде, халык җырлары башкарылды. Ә яшьләр күңел ачулар, милли уеннар оештырды, барлык теләүчеләр дә спорт ярышларында катнаша алды. Бәйрәм дәвамында гадәттәгечә балалар мәйданчыгы эшләде, шулай ук яшь тамашачылар өчен интерактив уеннар һәм төрле конкурслар оештырылды. Әлмәт шәһәреннән килгән бертуган Дыренковлар дуэты, шәһәр һәм районның артистлары һәм фольклор коллективлары чыгыш бәйрәмгә тагында ямь өстәде. Дискотека булды, бәйрәм учагы кабызылды һәм фейерверкалар аттырылды. Бәйрәмнән соң авыл җирлекләрендә уңыш җыеп алуга әзерлек эшләре башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International