Декретта укыйбыз: Зәйдә булачак әниләр смета эшен өйрәнә

2019 елның 22 июле, дүшәмбе
Зәй халык мәшгульлеге үзәге бала карау буенча отпускта булган һәм эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хатын-кызларга бушлай һөнәри белем алуны оештырды. 10 кеше “Смета эше” белем бирү программасы буенча курслар уза. Өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызларны укыту -халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең иң актуаль эш юнәлешләренең берсе, чөнки декреттан соң күп әниләргә заманча хезмәт шартларына җайлашырга кыенрак була. «Бу укыту кечкенә балалары булган аналар өчен белем дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгеч булу өчен уникаль мөмкинлек», - дип билгеләп үтте укытуда катнашучы Гөлнара Мөхәммәтова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International