Зәйдә капиталь ремонт объектларын тикшерделәр

2019 елның 19 июле, җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов белән берлектә шәһәрнең 9 объектында булдылар һәм ремонт эшләренең барышы белән таныштылар. Әлеге чарада шулай ук җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Төзелеш мәйданчыкларының һәрберсендә, җитәкчеләр һәм подрядчы оешма вәкилләре белән аралашканнан соң, И. Ф. Хафизов игътибарны куркынычсызлык техникасы, эшләрнең сыйфатына һәм үтәлеш вакытына юнәлтте һәм җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International