ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2019 ел
җомга
2019 елның 2 августында Зәй муниципаль районында РФ Президентының 2012 елның 14 июнендәге 851 номерлы Указы белән расланган, шәхес, җәмгыять һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кабул итүне күздә тоткан, террорчылык куркынычының югары «сары» дәрәҗәсен билгеләгәндә муниципаль структураларның эш-гамәлләрен тикшерү буенча команда-штаб күнекмәсе узды.

1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 1 августта, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Нефедов Николай Валерьевич Зәй үзәк район хастаханәсе һәм Зәй почтамты хезмәт коллективлары белән очрашты һәм чыгыш ясады.
30 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» стадионында футбол буенча 2007 елда туган яшүсмерләр арасында «Б»дивизионы буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең икенче турының 1 уены узды.
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала.

31
июль, 2019 ел
чәршәмбе
24 июльдән Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эшли башлады. «Бердәм Россия» символикасы белән бизәлгән алты автобус республика территориясе буйлап йөри.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Зәй-икмәк» ҖЧҖ катнашты.
Россиядә бердәнбер булган Зәйдәге югары электр көчәнеше астында эшләү ресурс үзәге эшчәнлеген, багланышларын җәелдерә бара.
«Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжный утырышчылары турында» 2004 елның 20 августындагы 113-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән, 2019 елның 1 июленнән 2023 елның 30 июненә кадәрге чорга Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль берәмлегенең присяжный утырышларына кандидатлар исемлеге расланды.

30
июль, 2019 ел
сишәмбе
Зәй шәһәрендә күп балалы әни яңа вазыйфаларга кереште. Ул “Сфера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сәркатиб булып эшләячәк. Бу – махсус булдырылган эш урыны. Эшмәкәргә күп балалы әти-әнигә эш урыны булдырган өчен Татарстан бюджетыннан чыгымнарын каплауга субсидия бүлеп бирелде.
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, идарә башлыклары, шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр катнашында Зәй муниципаль районы территориясендә 2020 елгы объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү программасын формалаштыру буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International