Зәйдә күчмә кабул итү эшли башлады

2019 елның 31 июле, чәршәмбе
24 июльдән Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эшли башлады. «Бердәм Россия» символикасы белән бизәлгән алты автобус республика территориясе буйлап йөри. Бүген зәйлеләр дә «Бердәм РОССИЯ " партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга үз наказларын бирү мөмкинлегенә ия булдылар. Беренче җәмәгать кабул итүе «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылды. Шул ук көнне Мирный бистәсе һәм Аксар авылында яшәүчеләр белән дә очрашулар үтте. Шәһәр һәм район гражданнарыннан аларны борчыган темалар: торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү, социаль өлкә һәм башка юнәлешләр буенча сораулар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International