Зәйдә күп балалы әни өчен яңа эш урыны булдырылды

2019 елның 30 июле, сишәмбе
Зәй шәһәрендә күп балалы әни яңа вазыйфаларга кереште. Ул “Сфера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сәркатиб булып эшләячәк. Бу – махсус булдырылган эш урыны. Эшмәкәргә күп балалы әти-әнигә эш урыны булдырган өчен Татарстан бюджетыннан чыгымнарын каплауга субсидия бүлеп бирелде. Ул Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгенә заявка бирде. Халык мәшгульлеге үзәге белгечләре әлеге заявканы бәяләү максатыннан эш урынында булды. Үзәк тарафыннан эш бирүчегә 50 мең су күләмендә субсидия бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Әлеге акчаларга эш бирүче кирәкле оргтехника сатып алып, эш урынын җиһазлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International