Зәй муниципаль районы территориясендә 2020 елгы объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү программасын формалаштыру буенча киңәшмә узды

2019 елның 30 июле, сишәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, идарә башлыклары, шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр катнашында Зәй муниципаль районы территориясендә 2020 елгы объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү программасын формалаштыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә кирәкле документларны җыю сроклары, объектларны дефектлау, җир кишәрлекләрен карап чыгу, бүлеп бирү, яңа төзелеш объектларына техник шартлар алу мәсьәләләре куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International