Зәйдә вакансияләр ярминкәсе узды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Зәй-икмәк» ҖЧҖ катнашты. Эш эзләүче гражданнарга 32 вакансия буенча 132 эш урыны тәкъдим ителде. Аларны шулай ук хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе узу һәм башка мәгълүмат белән таныштырдылар. Эш эзләүчеләр арасында төрле яшьтәге гражданнар бар иде. Ярминкәдә эш таба алмаган гражданнарга Зәй халык мәшгульлеге үзәге базасында булган вакансияләр тәкъдим ителде, белгечләр “Работа в России” порталы мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Ярминкәгә эш эзләп 15 кеше килде, аларның 3се даими эшкә юллама алды. Ачык вакансияләр буенча хезмәткәрләр туплау дәвам итә. Тулырак мәгълүматны Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International