Зәйнең Ресурс үзәгендә беренче Халыкара симпозиум

2019 елның 31 июле, чәршәмбе
Россиядә бердәнбер булган Зәйдәге югары электр көчәнеше астында эшләү ресурс үзәге эшчәнлеген, багланышларын җәелдерә бара. Әлеге үзәктә укулар узучыларга барлык шартлар тудырылып, теория белән практиканы бәйләп алып барылучы Европа стандартларында электр көчәнеше астында эшли алучы белгечләр әзерләнә. Гомумән алганда, белгечләр үзәктә курслар уза-уза югары көчәнеш астында эшли алучы көчле профессионал булып өлгерә. Ресурс үзәге эшчәнлеген чит илләр һәм Россия төбәкләре белән багланышта алып бара. Шунысы игътибарга лаек, үзәккә нигез моннан дистә ел элек салынган иде. Үзәкнең юбилее уңаеннан биредә өч көнлек беренче Халыкара симпозиум оештырылды. Аңа Америка Кушма Штатлары, Финляндия, Кытай, Казахстан һәм Россия төбәкләреннән 160 делегация килде. Бүген симпозиум эшен башлады. Кунакларга көчәнеш астында эшләү презентациясен күрсәттеләр, биредәге уку системасы, полигоннарда гамәлдәге эш процессы белән таныштырдылар. Симпозиум тагын ике көн дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International