ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Зәйдә 2019 елда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь ремонт объектлары тикшерелде. Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары Николай Александрович Нифатов белән берлектә 2019 елда республика программаларын тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт объектларын карап чыкты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
2019 елның 6 августында Зәй муниципаль районында, төгәлрәге, Якты Күл һәм Төги авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды.

6
август, 2019 ел
сишәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов Зәй муниципаль районында «Тирә-юньдәге территорияләрне иң яхшы комплекслы төзекләндерү, кулланучылар базары предприятиеләренең фасадларын һәм тышкы рекламаларын рәсмиләштерү» смотр-конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү өчен “1С операторы” һөнәре буенча төркем туплый.
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте.
10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе узачак.
5 август көнне Зәйдә Гагарин урамы, 53а, Казан урамы, 10 йорт ишегалларында, аларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча яшәүчеләр белән очрашулар узды.

5
август, 2019 ел
дүшәмбе
7 кеше граждан Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге базасында «ЭВМ операторы» һөнәре буенча һөнәри белем алуга кереште.
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International