Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны хастаханәләргә һәм поликлиникаларга махсус автомобильләрдә китерү оештырыла
2019 елның 7 августы, чәршәмбе
2019 елның 6 августында Зәй муниципаль районында, төгәлрәге, Якты Күл һәм Төги авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды. Социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең үзара киңәшләшеп эшләүләре нәтиҗсендә, сынау буларак уздырылган чара уңышлы узды: өлкәннәр хастаханәгә махсус машинада килделәр, участок фельдшеры һәм социаль хезмәткәрләр ярдәме белән тикшерүләр узып, шул ук машинада өйләренә кайтарылдылар. Өлкән кешеләр бер генә минутка да ялгыз калмады, юлда аларны социаль хезмәткәр озатып килде, хастаханәдә исә шәфкать туташы каршы алып, белгечләргә йөртте. Бу чараны өлкәннәр бик уңай кабул иттеләр, хезмәткәрләренең игелеклелеген һәм ярдәмчеллеген аеруча билгеләп үттеләр. Киләсе чара 7 августта узачак, диспансерлаштыруны Сарсаз Баграж авыл җирлегендә яшәүчеләр узачак. “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында сентябрь аеннан мондый чараны көн саен башкару планлаштырыла. Мондый хезмәтләрдән транспорт белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаган авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк зәйлеләр бушлай файдалана алачак. Моның өчен Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә авыр хәрәкәтләнүче гражданнарны йөртү өчен җайлаштырылган махсус автотранспорт билгеләнәчәк. Бүгенге көндә әзерлек эшләре алып барыла: “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирлекләренә чыгу графигы әзерләгән, җаваплы затлар билгеләнгән, оешмалар арасында функцияләр бүленгән. Ел ахырына кадәр Зәй үзәк район хастаханәсенә диспансеризация һәм скрининг тикшерүләре үткәрү өчен тагын 611 өлкән кешене китерү планлаштырыла.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Зәйлеләр «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» XV конференциясендә катнашты
“Форпост” хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Алексей Борисов һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Аделя Галиәскәрова “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә катнаштылар.
Җиңү диктанты
24 апрельдә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе тапшырылды
Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз