Зәйдә яшәү урыны буенча ишегалларын төзекләндерү проекты турында фикер алышу буенча халык белән очрашулар дәвам итә

2019 елның 6 августы, сишәмбе

5 август көнне Зәйдә Гагарин урамы, 53а, Казан урамы, 10 йорт ишегалларында, аларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча яшәүчеләр белән очрашулар узды. Очрашуда Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, «Бердәм Россия» партиясеннән Зәй бер мандатлы 38 нче Зәй сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Николай Валерьевич Нефедов, шәһәр Советы депутатлары, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, ТСЖ, ТИҮ җитәкчеләре һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр катнашты. Очрашу барышында халык ишегалларын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Барлык тәкъдимнәр дә системалаштырылачак һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләү өчен, Татарстан Республикасы хөкүмәтенә тапшырылачак. Нәкъ менә татарстанлыларның тәкъдимнәре нигезендә "Безнең ишегалды" республика программасы формалаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International