ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга
8 августта «Энергия» стадионында Зәй шәһәренең «Барс» командасы һәм Яр Чаллы шәһәренең «Строитель-Компонент» командасының, 2006 елда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды.
Кичә көчле яңгырлардан соң район аграрчылары бөртекле культураларны массакүләм җыюга керештеләр. Кичәге көнгә 1230 га бөртек җыеп алынган, шул исәптән 1200 га көзге бодай һәм 30 га арпа (КФХ).

8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү өчен “Төягеч йөртүче”, “Күтәргеч механизмнар өчен йөкләрне беркетүче (стропальщик)» һөнәре буенча төркемнәр туплый. Уку өч ай дәвам итәчәк.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары Николай Александрович Нифатов белән берлектә «Төги-Гулькин», «Заман» автомобиль юлларын төзү мәсьәләсен тикшерде.
7 августта Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты, Зәй шәһәре прокуратурасы, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстан Республикасы буенча 11 нче Федераль салым хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашында Зәй муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясенең күчмә утырышы булды.
7 августта «Энергия» стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 2007 елда туган яшүсмерләр командалары арасында «Б» дивизионының календарь уены узды, анда Зәй шәһәренең «Барс» командасы һәм Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик» командасы очрашты.
Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча «Безнең ишегалды» проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында халык ишегалларын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча теләкләрен белдерә. 7 август көнне Зәй шәһәрендә әлеге проект кысаларында Җиңү Проспекты, 1/06, 1/21, 1/22 йорт ишегалларында яшәүчеләр белән чираттагы очрашулар узды.

7
август, 2019 ел
чәршәмбе
7 августта “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 балага РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин бүләкләрен тапшырдылар.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов атна саен уза торган традицион авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды. Аның белән бергә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International