Зәйдә 2019 елда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь ремонт объектлары тикшерелде. Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары Николай Александрович Нифатов белән берлектә 2019 елда республика программаларын тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Әлеге чарада шушы юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр катнашты. Тикшерүнең максаты-башкарыла торган эшләрнең сыйфатын тикшерү, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм куркынычсызлык техникасын үтәү. Тикшерү нәтиҗәсендә кимчелекләр табылмады, барлык эшләр дә җитештерү графигы нигезендә башкарыла.