Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Яңгырлы көндә урып-җыюны башкарганда ашлык киптерү җайланмалары оператив файдаланылачак
2019 елның 6 августы, сишәмбе
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте. Республика территориясендә соңгы көннәрдә ява торган тоташ яңгырлар аркасында ашлыкның дымлылыгы артык югары саклана, бу урып-җыю эшләренә тоткарлык тудыра. Министр хәзер хуҗалыкларга үзләренең ашлык киптерү комплексларын актив кулланырга кирәклеген ассызыклап әйтте. «Республика, барлык ашлык киптерү комплексларын тәүлек буена кулланып, 150 мең тонна ашлык киптерә ала», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, дымлылыкның югары булуын искә алып, тәүлеккә 100 мең тоннага кадәр ашлык киптереп була, - дип өстәде ул. Ведомство белешмәләре буенча, Тукай районы хуҗалыкларында һәм икмәк кабул итү предприятиеләрендә тәүлеккә 7 мең тоннадан артык ашлык киптереп була, Нурлат районында – 6 мең тоннадан артык, Әлки районында – 5 мең тоннага якын, Чүпрәле районында – 5 мең тоннадан артык, Апас, Арча районнарында – 5 мең тоннага якын, Актаныш, Буа, Кукмара районнарында – 4 мең тоннадан артык. Министр әйтүенчә, башка районнарда да ашлык киптерү җайланмалары эшли. Әлбәттә, ашлык киптерү – бу өстәмә чыгымнар, әмма акчаны янга калдырам дип, үстерелгән икмәкне югалту – бу әхлаксызлык булыр иде, дип саный министр. Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре үзләренең ашлык киптерү җайланмалары булмаган яисә аз куәтле хуҗалыкларга ашлык киптерү буенча үз хезмәтләрен күрсәтергә әзер. Министрлык мәгълүматы буенча, бу хезмәтләрнең хакы республиканың барлык икмәк кабул итү предприятиеләрендә бертөрле диярлек.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Зәйлеләр «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» XV конференциясендә катнашты
“Форпост” хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Алексей Борисов һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Аделя Галиәскәрова “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә катнаштылар.
Җиңү диктанты
24 апрельдә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе тапшырылды
Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз