Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
3 августка республикада 88 мең гектар мәйданда, ягъни барлык мәйданның 6%ында уңыш җыелган, уртача уңыш - 32,7 ц/га
2019 елның 5 августы, дүшәмбе
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. 2019 елның 3 августына республика буенча 88 мең гектар мәйданда, ягъни барлык мәйданның 6%ында уңыш җыелган, уртача уңыш - 32,7 ц/га, дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. Культуралар статистикасына килгәндә, көзге бодай 19% мәйданда суктырылган, уңдырышлылык - 34 ц/га, борчак - 18%, уңдырышлылык - 24 ц/га, көзге арыш – 9%, уңдырышлылык - 30 ц/га, арпа – 5%, уңдырышлылык - 35 ц/га. Марат Әхмәтов республиканың муниципаль районнары буенча җыелган мәйданнарның (орлык кукурузыннан тыш) күләмнәре буенча да чагыштыру өчен мәгълүмат бирде. Әлки районында 24%, ягъни 8 мең тонна ашлык җыелган, Нурлат районында – 22%, ягъни 7,1 мең тонна, Зәй районында – 19%, ягъни 7,2 мең тонна, Спас районында – 16%, ягъни 6,6 мең тонна, Ютазы районында – 13%, ягъни 2,3 мең тонна, Апас районында – 12%, ягъни 3,3 мең тонна. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Россия төбәкләре буенча урдырылган һәм суктырылган бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча да мәгълүмат бирде. Аерым алганда, Идел буе федераль округында 4,1 млн. тонна ашлык суктырылган, шул исәптән Татарстанда – 0,3 млн. тонна, Саратов өлкәсендә – 1,7 млн. тонна, Самара өлкәсендә – 0,6 млн. тонна. Марат Әхмәтов шулай ук республика районнарында семинар-киңәшмәләр уздыруның барышы турында да әйтте, биш районда көзге эшләр уздыру буенча уку семнарлары уздырылды инде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз