Зәй халкы урыннарда очрашуларда ишегалларын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алыша

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча «Безнең ишегалды» проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында халык ишегалларын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча теләкләрен белдерә. 7 август көнне Зәй шәһәрендә әлеге проект кысаларында Җиңү Проспекты, 1/06, 1/21, 1/22 йорт ишегалларында яшәүчеләр белән чираттагы очрашулар узды. Очрашуда Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, «Бердәм Россия» партиясеннән 38 нче Зәй бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Николай Валерьевич Нефедов, шәһәр Советы депутатлары, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, ТСЖ, ТИҮ җитәкчеләре һәм яңа шәһәр микрорайонындагы йортларда яшәүчеләр катнашты. Биредә яшәүчеләрнең тәкъдимнәре ишегалды картасында теркәлде. Мондый очрашуларның нәтиҗәләре буенча, ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча республика программасы формалашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International