Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г.Кәримов авыл-хуҗалыкларындагы эш торышы белән танышты
2019 елның 7 августы, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов атна саен уза торган традицион авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды. Аның белән бергә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре катнашты. Бу атнада маршрутка 10 объект кертелгән иде. Тикшерү барышында «Дурт-Мунча», «Куш-Елга», «Әхмәт», «Чыбыклы» сөт-товар комплексы, «Сәвәләй», «Югары Шепкә», «Бура-Киртә» сөт-товар фермаларында һәм «Поручик» симертү комплексындагы эш барышы тикшерелде. Район башлыгы терлекчелек һәм сөт - товар комплексларында савым сыерларын тоту һәм ашату технологияләренең үтәлешен, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темпларын карады. Р.Г.Кәримов «Югары Шепкә» МТФНЫҢ терлекчелек корпусын ремонтлау эше буенча үзенең тәнкыйди кисәтүләрен җиткерде. Ул шулай ук Зәй-2дә урнашкан 5-нче номерлы ремонт цехында булды, анда ул чөгендер җыю комбайннарын ремонтлау барышы белән танышты. Район агрофирмаларының баш инженерлары, ремонт цехы коллективлары, шулай ук «Агрокөч» АҖ инженерлык хезмәте вәкилләре белән очрашты. Чарада катнашучылар ремонт мәйданчыкларын җентекләп карадылар, 15 августка кадәр чөгендер җыю техникасын ремонтлауны төгәлләү һәм комбайннарны кабул итү бурычын куйдылар. Кирәкле запас частьлар, майлар, фильтрлар алынды. Бүгенге көндә әзерлек 95% тәшкил итә. Ремонт эшләре бу атнада тәмамланачак. Дүшәмбедән, график буенча, кабул итү башланачак. Шикәр чөгендерен җыюга 22 августта керешергә планлаштыралар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Зәйлеләр «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» XV конференциясендә катнашты
“Форпост” хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Алексей Борисов һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Аделя Галиәскәрова “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә катнаштылар.
Җиңү диктанты
24 апрельдә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе тапшырылды
Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз