Зәй мәшгульлек үзәге укытуга төркемнәр туплый

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү өчен “Төягеч йөртүче”, “Күтәргеч механизмнар өчен йөкләрне беркетүче (стропальщик)» һөнәре буенча төркемнәр туплый. Уку өч ай дәвам итәчәк. Уку дәверендә аларга стипендия түләнәчәк һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк. Курсларны тәмамлангач укучыларга белем арттыру турында документ тапшырылачак. Тулырак мәгълүматны 8(85558)7-15-43 телефоны буенча алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International