Зәй муниципаль районында 2019 елгы урып-җыюның барышы

2019 елның 9 августы, җомга
Кичә көчле яңгырлардан соң район аграрчылары бөртекле культураларны массакүләм җыюга керештеләр. Кичәге көнгә 1230 га бөртек җыеп алынган, шул исәптән 1200 га көзге бодай һәм 30 га арпа (КФХ). Көзге бодайны орлык салу өчен билгеләнгән мәйданнан җыйдылар. Барлыгы 9923 гектар суктырылган, бу барлык бөртекле культуралар мәйданының 26,1% ын тәшкил итә. 46246 тонна ашлык суктырылган, район буенча уртача уңдырышлылык 46,6 ц/га тәшкил итә. Кырларда 50дән артык комбайн эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International