Зәйдәге халык белән ишегалларын төзекләндерү проекты турында фикер алышу буенча чираттагы очрашу узды

2019 елның 20 августы, сишәмбе
Зәйдә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Н.В. Нефедовның Зәй-2 микрорайонының Яшьлек урамының 1, 3 йортларында яшәүчеләр белән очрашуы булды. Очрашуда шулай ук шәһәр Советы депутатлары, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, торак милекчеләр ширкәте, территориаль иҗтимагый үзәк җитәкчеләре һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр катнашты. Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды, анда һәркем район җитәкчелегенә сорауларын бирә һәм ишегалларын төзекләндерү буенча идеяләр тәкъдим итә алды. Биредә яшәүчеләрнең тәкъдимнәре ишегалды картасында теркәлде. Мондый очрашулар нәтиҗәләре буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасы формалашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International