Зәй муниципаль районында 2019-2020 нче уку елында укучыларны 20 мәктәп маршруты буенча йөртәчәкләр. Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районында Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, мәгариф идарәсе башлыгы Л. Р. Печина һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында 20 мәктәп автобусын кабул итү булды. Барлык мәктәп маршрутларының да, Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге белән килештерелгән паспортлары бар. 16 августка барлык автобуслар да ремонтланып, балаларны йөртүгә әзер булды.