ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

20 август көнне Зәй политехник көллияте  базасында Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Мәҗлеснең мәртәбәле кунаклары арасында район башлыгы Разиф Кәримов, мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, күрше шәһәр һәм район имам-мөхтәсибләре, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, агрофирма һәм авыл хуҗалыгы бүлекчәләре директорлары бар иде.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

20 августта Зәй муниципаль районының икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.И. Захарова җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары арасында уздырылган конкурсның 2 этабына йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды.

2019 нчы елның 20 нче августында Зәй муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләренең «Тәрбия һәм белем бирү сыйфатын күтәрү өстенлекләре нигезендә Зәй муниципаль районы мәгариф системасын модернизацияләү» темасына август конференциясе узды.
3 сентябрь көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә “Эш бирүче көне” узачак. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашачак.
Бер көннең ел туйдыруы хакындагы халык әйтеменең быел җәй аеруча актуаль булуын “Зәй шикәре” агрофирмасында үз тәҗрибәләрендә беләләр.
Бүген, 19 августта «Энергия» стадионында Зәй шәһәренең «Барс» командасы һәм Әлмәт шәһәренең 2006 елда туган яшүсмерләр командалары арасында, футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды.
19 август көнне Зәй-2 микрорайонында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында халык җыелышы узды. Җыелыш башланганчы, шәһәр Советы депутатлары һәм оешма җитәкчеләре гражданнарны кабул итте, анда халык үзләрен борчыган сорауларны бирә алды, аларның кайберләренә гражданнар җавапларны шунда ук алды, ә җентекләбрәк өйрәнүне таләп итә торганнары контрольгә алынды.
Зәйдә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Н.В. Нефедовның Зәй-2 микрорайонының Яшьлек урамының 1, 3 йортларында яшәүчеләр белән очрашуы булды.

19
август, 2019 ел
дүшәмбе
Зәй муниципаль районында 2019-2020 нче уку елында укучыларны 20 мәктәп маршруты буенча йөртәчәкләр.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бөртпекле культураларны урып-җыюның барышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International