Зәй районында «Алма спасы» бәйрәме узды

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

18 август көнне Александр Слободасы бистәсендә «Алма спасы» бәйрәме узды. Анда Александр Слободасы бистәсе, Яңа Спас, Урсай, Иске Тәкмәк, Иске Маврин авыл клублары һәм мәдәният йортлары вәкилләре катнашты. Бәйрәм кысаларында «Алма спасы гүзәле» конкурсы үткәрелде һәм аның җинүчесе дип Александр Слободасы бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш укучысы Сомова Ангелина игълан ителде. Шулай ук «Рус халык җыры», «Иң оригиналь алма пирогы», «Иң тәмле алма кайнатмасы», «Иң яхшы алма эчемлеге» дигән конкурс программалары да үткәрелде. Аерым мәйданчыкта балалар өчен уеннар һәм конкурслар оештырылган иде. Яр Чаллы шәһәренең 12 кешедән торган казак ансамбле чыгышы бәйрәмнең иң матур мизгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International